erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатын-кыздан яшен сорамыйлар

“Андый кешеләр сирәк очрый. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, чараларда актив катнаша”

Районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллинаның бу сүзләре Арчада яшәүче Гөлшат Нотфуллина турында. Очрашу хакында сөйләшергә шалтыратканда да Гөлшат ханым Арча үзәк китапханәсендә компьютерда эшләргә өйрәнү буенча дәрестә иде.

Хатын-кыздан яшен сорамыйлар. Әмма, гафу итәр, дип уйлыйм, сорамыйча булдыра алмадым. 67нче яше белән баруына карамастан, Гөлшат ханым шундый җиңел, җитез, өлгер, актив. Йөзе белән генә түгел, күңеле белән дә яшь күренә ул.

Хезмәт юлын АТПда кондуктор булып башлаган. Аннан шофер булып эшләгән. Техника куркынычсызлыгы буенча җитәкчене йөрткән.

– Икенче мәктәптә укыдым мин. Югары сыйныфларда кичке мәктәптә. Шул ук вакытта кондуктор булдым, беренче мәктәптә шофер (шулай ук кичләрен) һөнәрен үзләштердем. АТП-га яңа машина кайткан иде. Шуңа утырасым килде. Тик барыбер өлгермәдем, мин килгәнче аны эштән чыгарырга өлгергәннәр иде инде, – диде Гөлшат Нотфуллина. – Искесендә дә эшләдем. Яхшылар рәтендә бардым. Макталып килдем. Декрет ялына җибәрми азапладылар.

АТПда эшләгәндә булачак ире белән таныша ул, Урта Бирәзәгә килен булып төшә. Декреттан соң хастаханәдә эшли башлый. Тик бала карарга кеше булмау сәбәпле, аннан китә һәм авылда медпункт-та, клубта техник хезмәткәр була. Дүрт баланы тәрбияләп үстерә. 8 оныгы бар инде. Аннан гаилә хәле буенча Арчага фатирга күчә.

– 6нчы сыйныфта укыганда ат җигә белә идем мин. Атланып та чаптым, өстеннән очып та төшкәләдем. Кечкенәдән велосипедта чаптым. Әле дә ташлаган юк. Икенче велосипедны алдым инде. Беренчесе искерде. Шуның белән Казаннан кайткан студентларга ияреп Яңа Кырлайга да бардым әле. Быел Гариф Ахунов туган авылга да велосипедта сәяхәт кылдым. 37 километр юл үттем. Аннан балачагымны искә төшереп, Балыкчы авылында атта йөреп карадым, – диде Гөлшат ханым. – Онытканмын икән, җәй көне ТАССРның 100 еллыгы флагын озатып йөрүдә дә катнаштым. Велосипедта.

Ә кышын чаңгыда чыга. “Стадионда чаңгы ярышы булды. Шунда онык белән төштем. Чаңгыда йөрергә өйрәттем. Егыла да торгызырга куша. Үзең тор, мин югында егылсаң кем торгызыр, дим. Өйрәнде. Шуның өчен соңгы кыңгырауда икебезгә дә грамота бирделәр әле. Хәзер оныгым 7нче мәктәптә укый. Физкультура дәресеннән тыш сыйныфлары белән чаңгыда басуга алып чыктым. Укытучылары ышанып тапшырды. Альмира Гатауллина шунда күргәндер мине”, – ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлшат ханымның кат-

нашмаган җире юк. Арча

станциясендәге күпфункцияле

үзәктә спектакльдә уйнаган,

“Өченче буын университе-тының” берничә төркеменә – биюгә, йога белән шөгыльләнүгә йөри, бакчачылык серләренә төшенә, компьютерда эшләргә өйрәнә. Төрле чараларда катнаша, баянда уйный. “Бер буш вакытым юк, Аллага шөкер, – ди. – Биюдә Римма Надершина белән танышкан идем. Мәчеткә йөри башладым. Татарча диктант язу бәхетенә дә ирештем”.

Күптән түгел шашка ярышы турында ишетә ул. Шунда ук Мәдәният йортына китә. Арчадан кеше бар инде, әйдә, Биектау өчен уйнарсың, ди аңа оештыручы. Шулай Биектау районы өчен дүрт район белән уйнап чыга Гөлшат ханым. Ул районнан бер кеше дә килмәгән була.

Әнә шундый кызыклы аралашу булды безнең. Рәхәт сөйләшү. Гөлшат ханымнан уңай энергия сирпелеп тора. Аның кечкенә генә әйбер өчен дә зур итеп шатлануы сокландырды. Казанга экскурсиягә бару, ветераннар белән кичәдә катнашу, ярыштан соң ресторанга кереп ашатып чыгару... Юк кына әйберләр кебек. Әмма ул алар өчен чын күңелдән сөенә, рәхмәтен белдерә, Һәрнәрсәдән ямь һәм таба белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X