erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатын өстеннән ун тапкыр машина белән чыккан

Көнчел ир хатынын югалтуын кичерә алмаган.

Ул көнне Санкт-Петербургның Перевозная яр буенда яшәүчеләр иртәнге 7дә кискен шау-шудан, хатын-кыз кычкыруыннан һәм тәгәрмәчләр сызгыруыннан уяна.
 35 яшьлек эшкуар, тикшерү версиясе буенча, эт белән урамда йөрергә чыккан хатынны үтермәкче булган.
Ир "Киа Рио" руле артында газга баса һәм элекке хатынын бәрдерә, аннары шушы өч бала әнисенең өстеннән кабат.-кабат чыга... Билгеле булуынча, әлеге гаилә 15 ел яшәгәннән соң таркала. Сәбәбен ачык кына әйтүче юк.
Әмма ир хатынының аннан башка яшәвен кичерә алмый, ул аны күп тапкырлар кире кайтарырга тырыша. Ә бер көнне ул эт белән урамда йөргән хатынын күрә.
Аның янәшәсендә таныш ир дә була. Көнчел ир тәүдә танышын бердерергә уйлый, ул читкә чыгып кала ала. Аннары хатыны ягына рульне бора. Ун тапкыр хатын өстеннән чыккач кына ул тормозга баса.
Хатын очраклы рәвештә генә исән кала.
Ул 15 операция кичергән. Табибларга аның чәрдәкләнгән аяк сөяген җыярга да туры килгән.
Фото: KP.RU

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Hatin-stenn-n-un-tapkir-mashina-bel-n-chikkan-218063/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X