Реклама
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле рәвештә районда 28 марттан 5 апрельгә кадәр махсус режим кертелде.
Үзегезне изоляцияләү режимын бозмавыгызны үтенәбез: бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз, дус-туганнар, танышлар һәм өлкәннәр белән очрашуларны чикләгез.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!
Паникага бирелмәгез.
Профилактик чаралар үткәрү сорала: бүлмәләрегезне ешрак җилләтегез, шәхси гигиена һәм санитар таләпләрне үтәгез, дезинфекция чараларын кулланыгыз, кулларыгызны ешрак юыгыз.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзләрен изоляцияләү режимын катгый сакларга кирәк.
Азык-төлек һәм дарулар алып кайтып бирү өчен кайнар линия телефоннары эшли:
3-00-44, 3-13-37.
Вирусны таратмау һәрберебездән тора!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз