erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуҗабикәләр колагына: бәрәңгене пешереп кыздыру сере

Һәр хуҗабикәнең кулинария кенәгәсендә бәрәңге әзерләүнең дистәләгән рецепты бардыр, мөгаен.

Аны кыздыралар, пешерәләр, парлыйлар һәм майда йөздереп кыздыралар. Әмма хәтта гади рецептның да үзенчәлеге бар. Алар белән уртаклашып, бәрәңгене, авылча, гаҗәеп тәмле итеп әзерләү серен ачабыз..

4-5 порциягә   бер  килограмм бәрәңге, 50 мл үсемлек мае, өч аш кашыгы соус,  ярты чәй калагы,шикәр, бер калак тоз   кирәк булачак.

Тәмләткечләр турында да онытмыйбыз. Бу ризыкны әзерләгәндә ысланган паприка, коры сарымсак, куркума, коры горчица (барысы да чәй кашыгы буенча) һәм прован үләннәре  кулланыла.

Беренче хәйлә.  Бәрәңге арчылмаган килеш пешерелә.    Шулай гына без тиешле нәтиҗәгә ирешәчәкбез –  тышча астында  бүлбенең уртасы  сутлы, йомшак, ә ул үзе –   алтынсыман төстә булачак.  Шуңа күрә бәрәңгене яхшылап юабыз, киптерәбез, өлешләп кисәбез. Бер бүлбедән 8гә якын  кисәк килеп чыгарга тиеш.

Икенче хәйлә.   Киселгән өлешләрне  кыздырыр алдыннан суда бераз пешерергә кирәк. Шулай итеп, без крахмал пешерелүгә ирешәчәкбез. Пешкән  бәрәңге   тәмләткечләр һәм майны яхшы саклый. Кайнап торган суда бер-ике минут тоту җитә.  «Кайнар ванна» дан  алгач бәрәңгене бераз  корытып алырга  кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче хәйлә. Бәрәңге тәменә пикант ноткалары өстәү  һәм тәмле  көрән  төс бирү өчен соя соусы һәм шикәр кулланабыз.  Кәстрүлгә  үсемлек мае өстибез, тәмләткечләр белән бутыйбыз. Арытабан      бәрәңге һәм    хуш исле заправканы  бергә кушып зур савытка салабыз. Тәмләткчләр бәрәңгегә сеңсен өчен унбиш минут тоту кирәк.

Ниһаять,  кыздыруга  күчәбез.  Таба астына  пергамент  җәелә , аңа тышын аска каратып  бәрәңге    тезелә. Температура 220°С  җиткереп  25-30 минут дәвамында кыздырыла. Табынга мондый бәрәңгене  томат, сыр яки  сарымсак соусы  белән  бирәләр.
 

Фото pixabay.com
Чыганак: baltach.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X