erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады

Пиротехника белән сак булыгыз!

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник эшләнмәләр бик еш кулланыла. Бу вакытта үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла башлады: салютлар, петардалар, хлопушкалар һ.б. Бу товарларны сатучыга да, сатып алучыга да каралган  кагыйдәләр бар: товарның сертификаты булырга һәм алар махсус тимер савытларда сакланырга тиеш. Сату мәйданнары бүленгән янгын сүндергечләр белән тәэмин ителсен. 16 яше тулмаган балаларга бу төр товарларны сату катгый тыела. Пиротехник эшләнмәне сатып алган очракта куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Пиротехник эшләнмәне бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, терлек, җәнлекләр ягына ыргытмаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыту батареяларына куеп киптерү тыела.

Янгын вакытында 01, 112, Арча янгын сүндерү часте 3-59-01 номерлары аша хәбәр итәргә.

Фиргать Мөхәммәтҗанов,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча һәм Әтнә районнары буенча

янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X