erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кичер мине, әнкәй, гафу ит...

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип, Тезелешеп кошлар кайтканда; Улым дип, син ишек ачасыңдыр, Көзге җилләр тәрәз какканда.

Безнең “Арча” радиосы хезмәткәрләре архивны барлаганда шушы җырга тап булалар. Билгеле, җыр таныш, барыннан да элек башкаручысы шаккатыра: гаҗәеп моң, бәгырьләреңне айкый торган аһәң. Кем булыр бу?

Мәшһүр якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә, җыры кала”, – дигән повесте бар. Югарыда әйткән җырны үзенә генә хас моң, осталык белән башкаручы райондашыбыз Раушан Баязит улы Гәрәевнең арабыздан китүенә 28 октябрьдә  15 ел тулды.

Раушан Баязит улы үзеннән соң җыр гына түгел, тулы бер урман үстереп, кеше буларак та, җитәкче буларак та якты истәлек калдырган шәхес.

– Безнең әти табигатьне бик ярата иде, – дип искә ала өлкән улы Руслан. – Аз гына мөмкинлек булганда чаңгы шуар иде. Агач утыртырга яратты. Йорт салгач авыш урынны тигезләтеп агач утыртты. Шланг сузып су сибәбез, икенче елларны әти, энем Рөстәм белән үсеп китә алмаганнары урынына яңаларын утырттык. Әти: “Киләчәктә биредә бик матур урман үсәчәк, олы юл буе ул районның көзгесе булыр, район кешеләре, үтеп йөрүчеләр өчен табигатьнең матур бер почмагы булыр”, – дип әйтә иде. Барысы 4 мең төп агач утырта Гәрәевләр!  Арча ягыннан Бирәзә тавына җиткәндә уң якта  сезне бүген Раушан Гәрәев утырткан нарат, каен, чыршылар сәламли.

– Без алты бала үстек, – ди Раушан Гәрәевнең энесе, Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Баязит улы. – Абый кечкенәдән бик моңлы, матур итеп җырлый иде, үзе гармунда уйный. Танышларының, дусларының туйларын алып баручы да ул булды. Ул елларда туйлар өйләрдә уза, иртәнге сәгать дүртләргә кадәр дәвам итә. Моңа түзәргә дә кирәк бит әле. Күрше республикаларга да чакыралар иде, берсеннән дә баш тартмады. Ул чакта бар да бушка бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Раушан Баязит улы гомере буе (кызганыч, 52 яшендә мәңгелеккә китеп барды) кешеләргә ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә әзер булды. Бүген дә аны белгәннәр сагынып искә алалар. Мин үзем аның белән ул район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары булып эшли башлагач таныштым. Үз эшен яхшы белгән, белемле (компетентлы), тәвәккәл шәхес иде ул.

Район саклык банкы идарәчесе булып эшли башлагач Раушан Баязит улы бистәдә иң матуры булган бина салдырды, менә дигән коллектив туплады. Банкта этеш-төртешләр бетте, заманча хезмәт күрсәтелә башлады. “Болай да эшләп була икән! – дип шаккаты  халык. “Коллективта үткәрелә торган җыелышларда әти иң беренче итеп мине шелтәли иде, – ди улы Руслан. – Мин җиде ел аның кул астында эшләдем. Соңыннан икебез генә булганда ул моның ни өчен шулай кирәклеген аңлата иде. Кырыс, әмма гадел кеше иде, безне ул күп нәрсәгә өйрәтте, әле дә сагынабыз әтине”.

Банк коллективы районда үткәрелә торган күп чараларда әйдәп баручыга әверелде. Районда ярминкәләр, оешма, предприятиеләр арасында конкурслар башланган еллар. Район Мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы. Сәхнәдә – район Саклык банкы хоры. Башлап җырлаучы – Раушан Гәрәев! Ул кыяфәт, буй-сын, горур караш – коеп куйган артист инде! Раушан Баязит улы “Америка татарлары җыры”н җырлап җибәргәч зал хушсыз калгандай булды. Җыры да, башкаручылары да моңарчы ишетмәгән, күрмәгән тамаша бит! Башка номерлар да искиткеч иде, җюри да берсүзсез аларга иң югары балларны бирде. Бүләген ала алмасалар да (алай да булгалый), тамашачы биргән бәяне, халык хөрмәтен берәү дә юкка чыгара алмый.

Менә шундый шәхес иде ул Раушан Баязит улы. Үзеннән соң матур җырларын, шаулап утырган урманын, матур гаиләсен калдырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X