27 июньдә районыбыз буйлап көчле яңгыр һәм давыл булып узды.
Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов хәбәр иткәнчә, берничә минут эчендә булган давыл сизелерлек зыян салган. Хәсәншәех мәдәният йорты түбәсенең 7 калае кубарылган. Сәгыйтъҗанов Рәфкать хуҗалыгының сарай түбәсенә һәм колхоз амбарының ишекләренә зыян килгән. Шулай ук Апаз авылында күмәк хуҗалыкның гараж түб-әсе дә купкан. Хәсәншәехта урамнарда агачлар авып электр линияләрен өзгән. Хәзерге вакытта төзекләндерү һәм иминият хезмәткәрләре белән килгән зыянны исәпләү эшләр алып барыла.
Нет комментариев