erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

 “Кирәмәт”ле Сәрдәбаш.

Авылдашларыбызны, читтән кайтучыларны үз тирәсенә җыеп, саф суы белән озак еллар сыйлап  торсын иде “Кирәмәт” чишмәсе.

                                             

   Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре  шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Cәрдәбаш авылы да гөсләчеләре, гүзәл табигате, чишмәләре, эш сөючән халкы белән дан тоткан авыл. Керәшен авылы булса да, монда татарлар да бик күп яши. Аларның бер – берсе белән шулкадәр дус, тату яшәүләренә сокланырлык. Сәрдәбашта бөтен бәйрәмнәр дә бергә үткәрелә. Алар дини йолаларны , гореф – гадәтләрне саклап килә белә.

15 сентябрь көнне дә алар бик матур бәйрәм ясадылар – үзара салым акчасына  төзекләндерелгән “Кирәмәт” чишмәсен ачу тантанасы булды.  “Кирәмәт” атамасының мәгънәсе, карама агачының бер төре һәм бик борынгы заманнарда аны илаһилаштырып мәҗүси диндәгеләр , шул исәптән керәшен татарлары да аңа табынганнар дип аңлатыла. Сәрдәбаш авылында  “Әүлияләр” чишмәсе дә изгеләрдән санала. Бу чишмәгә килеп күпләр үзләренен гозерләрен, теләкләрен җиткереп, суыннан авыз итеп китәләр.

Бәйрәмне Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Вазихович ачып җибәрде. Җирлектә шушы айларда гына өч чишмә ачылуы бик күңелле күренеш дип, авыл халкына, үзара салым акчасын дүрт тапкыр арттырып биргән хөкүмәтебезгә, президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка  үзенең рәхмәтләрен җиткерде.  Кайткан кунаклар Борис Антонов, Венера Бариева авыл тарихларын барлап, шушы изге эштэ ярдәм иткән авыл җирлегенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. “ Безнең әбиләребезнең сөйләшүләре дә җырга  ошаган бит, шушы чишмә кебек челтерәп чыга. Җырлы, моңлы халык бездә. Килешәсездер минем белән?” дип, үзенең моңлы җырларын авылдашларына бүләк итте Венера ханым.

 Бәйрәм җыр – биюсез узмый. Бу көнне авыл үзешчәннәренең чыгышы, Сәрдәбашның “Туым җондызы” ансамбленең дә биредә булуы тантананы тагын да тулыландырып җибәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур итеп төзекләндерелгән чишмәләребез күзләрне иркәли.  Авылдашларыбызны, читтән кайтучыларны үз тирәсенә җыеп, саф суы белән озак еллар сыйлап  торсын иде “Кирәмәт” чишмәсе.

 

                                                                          Ләйсән Галимуллина

                                                                       Носы авыл китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X