Реклама
Бүген Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Арча районында халыкка хезмәт күрсәтүче. китап дөньясына мәхәббәт уятучы барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз.
Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да артсын. Сез китапка карата мәхәббәт уятасыз, китапны пропагандалауда күп төрле чаралар үткәрәсез.
Сезгә иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз