erid:2VtzquqpS7d
Китапханәдә тагын бер очрашу узды
Арча яңалыклары

Китапханәдә тагын бер очрашу узды

Үз китап укучыларын табар, дип ышанабыз

Арча үзәк китапханәсендә язучы, журналист Фирдәүсә Бикмәтова белән “Онытылмас үткән еллар кала, хәтер кала, җырлар кала, уйлар кала!” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Очрашуга китап укучылар, әдәбият, сәнгать дөньясын үз иткән тамашачылар җыелган иде. Аның төп максаты - Фирдәүсә Бикмәтова иҗаты белән якыннан танышу, ана кызыксыну уяту. Чарада китапханәчеләр аның әсәрләрен укыды. Фирдәүсә ханым матур  җырлавы белән  дә сокландырды. Әдәби кичәдә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары исеменнән үзе дә берничә китап авторы Марсель Шәрәпов чыгыш ясады. Алар Фирдәүсә ханым белән бергә җырладылар да.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев