erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кияүгә сораучы булганда чыгарга

Арчада эшкә барыш. Бер ханым белән сөйләшә--сөйләшә атлыйбыз. Шунда безнең каршыга яшүсмер оныгы белән көлешә-көлешә барган бер хатын очрады.

Алар үтеп киткәч, юлдашым:

--Бәхетле хатын, -- дип әйтеп куйды.

-- Белгән хатыныңмы?

-- Юк, алай, якыннан белмим. Бер чорда укыдык без аның белән. Ә нинди ямьсез иде ул! Хәзер бигрәк тә ямьсез! Ә бәхетле! Безнең шикелле сайланып утырып калмаган, кияүгә сораучы булганда чыккан. Башкалар кебек гаиләле булган, балалары... Менә хәзер оныклар белән мәйхәнә килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә мин: "Һәркем үзенчә бәхетле. Сез дә..." -- дип әйтә башлаган идем шунда сүзебез өзелде. Юлдашымның танышы очрап, сөйләшә калдылар. 

Ул ханым юк инде... Беркөнне аның туганы белән сөйләшеп тордык. "Матур, чибәр булды. Кияүгә бармады шул. Үзенә тиң ярны көтте. Ә ул очрамады. Ә гомер тиз үтә. Картлык килгәнен сизми дә каласың... Берәүне бәхетле итеп, ә нинди балалар үстергән булыр иде ул!" -- диде туганы. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X