erid:2VtzquqpS7d
Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды
Арча яңалыклары

Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды

“Арча КСМы” призына

Узган шимбәдә Арча спорт сараенда “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол ярышлары уздырылды.

Районда волейболны яраталар. Әлеге ярышларга да 12 команда килгән иде. Район волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов спортчыларга уңышлар теләделәр.

Көне буе диярлек барган уеннар “МЧС” командасы җиңүе белән тәмамланды. Арчаның җыелма командасы – икенче, Арчаның яшьләр командасы – өченче, Урта Курса командасы дүртенче урында.

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев