erid:2VtzquqpS7d
Көрәшчеләр үсә
Арча яңалыклары

Көрәшчеләр үсә

Ашытбаштан көрәшче Райнур Фәйзрахманов сайлауда беренче тапкыр катнашты. Фотода Райнур Фәйзрахманов Ашытбаш мәктәбе директоры Рәнизә Кавиева белән.

Райнур Арча педагогика көллиятендә укый. Физик тәрбия укытучысы буласы. Бүген Ашытбаш сайлау участогында Россия Президентына үзе теләгән кандитатурага беренче тапкыр тавыш бирде. Бу әһәмиятле сәяси чарага зур өметләр баглап, ышаныч белән барды. Райнур хәзер зурлар көрәшендә катнаша башлады. Ул районда билгеле көрәшче. Беренче тренеры Марат Сәләхов. Хәзерге тренеры Илшат Һидиятов. Райнурга уңышлар телибез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев