erid:2VtzquqpS7d
Корайван авылы мәчетенә ай куелды
Арча яңалыклары

Корайван авылы мәчетенә ай куелды

“Мәчет булгач анда йөрүчеләр булыр!”

Бүген Корайван авылында дулкынландыргыч, тарихи вакыйга булды: яңа мәчеткә ай куелды.

Тантанада район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, авыл халкы, кунаклар катнашты.

Тәкъбир әйтеп манарага ай урнаштырылгач Әмир хәзрәт дога укыды, вәгазь сөйләде.

Әмир хәзрәт Җәлил хәзрәтнең: “Оясы булса сыерчыклары килер”, – дигән сүзләрен китерде. “Мәчет булгач анда йөрүчеләр булыр!” – диде ул.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев