erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенең ишеге һәркем өчен һәрвакыт ачык

2025 ел районда матур вакыйга белән башланып китте – Арчаның “Үзәк” мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды

Ул көнне тантаналы чара үтте, кунаклар да күп кайтты, үзәк белән танышканнан соң, бар да аңа югары бәя бирде.
Тышкы яктан караганда кечерәк кенә бик матур бина ул. Кичләрен шундый итеп яктыртыла, ут яктысында тирә-якка нурларын чәчә кебек. 
Эче нинди икән? Кызыксынып карап чыгарга булдык. Ишектән керүгә үзенә тартып тора торган илаһи бер көч бар, дигән фикергә килдек. Якты, ак, пакь, иркен, матур. Хатын-кызлар, ир-атлар өчен аерым уку бүлмәләре, мөгаллим бүлмәсе. Тагын бер бүлмә бар. Анысы интерактив кабинет. Киләчәктә компьютерлар куеп, робот техникасы бүлмәсе ясарга уйлыйлар. Әмма бу план әлегә нияттә генә, диделәр безгә. Тик нияттәгенең тормышка ашачагына ышанабыз. 
– Мөгаллим бүлмәсендә хәзрәтләр белән очрашулар да үтәчәк. Бөтен 94 мәхәллә документы шунда саклана. Шулай ук методик әсбаплар да биредә, – диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
– Бүгенге көндә Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенә күпме кеше йөри?
– Хәрефләр өйрәнгән, тәҗвид кагыйдәләрен белгән егермедән артык малай. Кызлар алай күп түгел, унга якын. Биредә бөтенесе дә Коръән өйрәнә. 
– Аларны кем укыта?
– Хафиз Сәлмән хәзрәт. Аның төп эше ул.
– Укулар кайчан башланды?
– Ел әйләнәсе бара алар. Мәчеттә намаз укыла. Коръән өйрәнүче балаларга тавышлырак була иде. Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә аларга бөтен уңайлыклар да тудырылган.
– Атнага ничә тапкыр үтә укулар?
– Көн саен. Төштән соң сәгать 1дә башлана.
– Балалар Коръән өйрәнә, дидегез. Яшьләр, өлкәннәр дә килә аламы?
– Әлбәттә. Теләге булган һәр кеше үзәккә Коръән өйрәнергә йөри ала. 
– Яшьләр көндез эштә. Балаларның да кайберләре мәктәптә икенче сменада укырга мөмкин. Ул вакыт уңайсызрак булса?  
– Хафиз һәрвакыт монда. Нинди вакытка килсәләр дә, каршы килми, укыта ала. Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ишеге һәркем өчен һәрвакыт ачык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев