Рәсәй буенча авыручылар саны 155 370 кешегә җитте.
Бу тәүлектә Татарстанда андыйлар 91 кеше. 29 авыру хастаханәләрдә, 62се өй шартларында дәвалана.
Районыбызда да бу күрсәткечләр арта бара. Соңгы тәүлектә тагын 4 кеше Коронавирус йоктырган.
Республика буенча, бу тәүлектә Казанда - 52, Яр Чаллыда - 9, Тукай, Биектау - 4әр, Питрәч, Буа, Лаешта - 2шәр, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Кайбыч, Алексеевск, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Спасс, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Алабугада 1шәр очрак теркәлгән.
Бүгенге көнгә ясалма сулау аппаратына 4 кеше тоташтырылган. Дәва алып савыгып чыгучылар саны 164кә җитте. Бу сан тизрәк һәм күләмлерәк артсын иде дигән теләктә калабыз. Үзизоляция режимын саклыйк! Өйдә калыйк!!!
Нет комментариев