erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус аркасында эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакы тулы күләмдә түләнергә тиеш

«Бу көннәр өчен хезмәт хакын киметү яки бөтенләй түләмәү каралмаган», — диде Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов.

Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр тулы күләмдә түләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.

Ул бу көннәрнең ял көннәре дә һәм эшләми торган бәйрәм көннәре дә түгеллеген әйтте. РФ Президентының 206 һәм 239 Указлары нигезендә эшләми торган көннәрдә хезмәт хакы тулысынча сакланырга тиешлеген искәртте. «Бу көннәр өчен хезмәт хакын киметү яки бөтенләй түләмәү каралмаган», — диде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Галәвов, хезмәткәрләрнең хокуклары бозылса, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Электрон почтага хат белән дә юлларга мөмкин. 8 (843) 528-27-40, 8-991-190-25-95 (тәүлек буе) номерлары буенча кайнар линиягә шалтыратып та сорашырга була.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X