Татарстанда Covid -19 инфекциясенең 27 яңа очрагы ачыкланган
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Узган тәүлек эчендә республикада 27 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, 6 563 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5 мең 96 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәдә булган 566 татарстанлы медицина күзәтүендә кала.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/02-09-2020/tatarstanda-covid-19-infektsiyasene-27-ya-a-ochragy-achyklangan-5768027
Нет комментариев