erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (45 кеше) һәм 50-60 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – җиде, Түбән Кама районында алты очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 11 мең 48 очрагы теркәлгән, 9 мең 642 кеше (шуларның 93е – узган тәүлектә) терелгән.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-12-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-90-ya-a-ochragy-achyklangan-5791049

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев