erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә 83 кеше терелгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 95 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, әлеге инфекцияне йоктырган кешеләрнең гомуми саны 11 мең 597гә җитте», - диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 8 мең 268 тест үткәргән. 1721 кеше табиблар күзәтүендә кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева Татарстанда бер тәүлек эчендә 83 кешенең коронавирустан терелүен әйтте.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-12-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-95-ya-a-ochragy-achyklangan-5792422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре коронавирус

2
X