erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус йоктыручылар саны кимегән
Арча яңалыклары

Коронавирус йоктыручылар саны кимегән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган. 26 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, берсе читтә йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган тәүлекләр белән чагыштырганда бу сан кимрәк.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (14 кеше) туры килә. Чаллы шәһәре, Әлмәт, Кукмара һәм Саба районнарында икешәр очрак ачыкланган.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-09-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-27-ya-a-ochragy-achyklangan-5767790


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев