erid:2VtzquqpS7d
Коронавируска каршы антитәнчекләр өч меңгә якын кешедә бар
Арча яңалыклары

Коронавируска каршы антитәнчекләр өч меңгә якын кешедә бар

Татарстанда яшәүчеләрнең яртысында диярлек коронавируска каршы антитәнчекләр бар

Роспотребнадзорның сынау проекты буенча Татарстанда өч меңгә якын кешенең яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләрен тикшергәннәр. Сентябрьдә антитәнчекләр халыкның 45,2 процентында табылган. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Без популяция иммунитетын өйрәндек — ул 2947 кешедәге антитәнчекләр. Бу безнең республиканың һәр муниципаль берәмлегендә бер үк санда кешеләр һәм төрле яшь төркемнәрендә бер үк төрле затлар саны. Бу шактый репрезентатив сайлау, аны бөтен республикага карата кулланырга мөмкин», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республикадагы җитәкчесе.

Сентябрь аенда сынау үткәрелгән кешеләрнең 45,2 процентында антитәнчекләр табылган, июнь аенда бу күрсәткеч 31,3 процент тәшкил иткән.

Патяшина сыналучыларның күбесе коронавирус авыруын бернинди симптомнарсыз (93,8 проценты) кичергәнен әйтте. Тикшеренү мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм медицина хезмәткәрләренең күбесе авырып терелгәнлеген күрсәткән.

Хәзер Татарстанда күмәк иммунитетка тест үткәрүнең өченче этабы уза. Марина Патяшина бу юлы тикшеренү Татарстан халкының 60 процентында антитәнчекләр булуын күрсәтер, дип өметләнә.

Татар-иформ: https://tatar-inform.tatar/news/health/09-12-2020/tatarstanda-yash-chel-rne-yartysynda-diyarlek-koronaviruska-karshy-antit-nchekl-r-bar-5791376

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев