Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавируслы әби картлар йортыннан качкан

    Бельгиядә коронавирус йоктырган 91 яшьлек бер әби картлар йортыннан чыгып качкан һәм...вафат булган.

    Картлар йорты хезмәткәрләре иртән бер пацентның юклыгын сизеп кала. Бүлмәсендә: “Утырып туйдым”, -  дип язылган хат кисәге генә табып алалар. Коронавируска биргән тесты уңай нәтиҗә биргәнлектән, аңа картлар йорты эчендә дә йөрмәскә кушкан булганнар.

    Коткаручылар аны тугыз сәгать эшли. Эзләүгә этләрне дә алып киләләр. Аны картлар йортыннан биш чакрым ераклыктагы урындагы зираттан куаклар астыннан табалар: әби шунда качып утырган.

    Реклама

    “Өенә” кайтарылгач, әби берничә көн үзен яхшы гына хис итеп йөргән, әмма хәле кинәт начарайган һәм ул якты дөнья белән хушлашкан. Үлеменең сәбәбе дип яңа коронавирус инфекциясен атаганнар.

    https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Koronavirusli-bi-kartlar-yortinnan-kachkan-234466/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: