erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавируслы хатын комада бала тапкан

Америкада яшәүче 27 яшьлек Анджела Примаченко коронавирус йоктырган. Аның температурасы күтәрелгән һәм үлем куркынычы булган инфекциягә тест 24 мартта уңай нәтиҗә күрсәткән. Сигез көн эчендә симптомнар көчәя, аны дәваханәгә салалар һәм ясалма кома халәтенә кертәләр.

Аны үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганда хатынның 33 атналык авыры булган. Примаченко кома хәлендә булган вакытта бала тапкан.   «Комадан чыккач, зур корсагым юк иде. Мин акылдан яза яздым,» - ди ханым. 11 апрельдә аны дәваханәдән чыгарганнар. Пациентка әле дә яңа туган кызын кулларында тотып карамаган. Баласын аңа коронавирус тесты тискәре нәтиҗә күрсәткәч кенә бирәчәкләр.   Нарасый реанимациядә, ул коронавирус инфекциясе белән зарарланмаган.

Фото: unsplash.com/CC 0 ---

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матбугат.ру

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X