erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ковид – 19”дан зыян күрүчеләргә – субсидияләр

Белеп торыйк.

ТРның 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән әңгәмә.

– Мөнир Әмирович, коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр эшмәкәрләргә, оешмаларга да зыянын китереп тора. Аларга субсидия барын ишетеп беләбез. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

– Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларга субсидия бирү турында хөкүмәтебез яңа кагыйдәләрне раслады. Ул кагыйдәләр 2021 елның 7 сентябрендә чыккан карарда (№1513)  язылган.

– Субсидия алу өчен нинди шартлар каралган?

– Бер үк вакытта берничә шарт үтәлгән очракта гына субсидия бирелә. Оешма яки эшмәкәр 2021 елның 10 июленә кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) субъектларының бердәм реестрына яки социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмалар (СОНКО) реестрына кергән булырга тиеш. 2021 елның 10 июленә салым түләүчеләрнең икътисади эшчәнлек хәле бигрәк тә зыян күрүчеләр исемлегенә керүе шулай ук шарт булып тора. Россиянең икътисад өлкәләрендәге аерата зыян күргән икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеге 1513нче карарда язылган. Оешма бетерелү процессында, банкротлык процедурасыңда булырга тиеш түгел. Оешманың юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан чыкмавы, шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеген туктатмавы, исәптән төшмәве һәм шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан чыгу турында карар кабул итмәве шулай ук әһәмиятле шарт булып тора. Һәм тагын бер әһәмиятле шарт: 2021 елның 1 июленә, арттырып түләүләрне исәпкә алып, кимендә 3 мең сум да бирәчәк булырга тиеш түгел.

– Субсидия ничек исәпләнә?

Юридик затларга һәм социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмаларга субсидия болай исәпләнә: минималь хезмәт хакы күләме 12792 сумны 2021 елның июнендә эшләүче хезмәткәрләр санына тапкырлыйсың. Эшләүче хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләргә субсидия түбәндәгечә исәпләнә: минималь хезмәт хакы күләме 12792 сумны 2021 елның июнендә эшләп торган хезмәткәрләр санына (бу сан эченә шәхси эшмәкәр үзе дә керә) тапкырлыйсың.

– Әгәр дә шәхси эшмәкәр эшен үзе генә алып барса? Анда башка эшләүче кеше булмаса?

Шәхси эшмәкәрдә ялланып эшләүче булмаса, ул вакытта субсидия күләме уртача айлык минималь хезмәт хакы 12792 сум тәшкил итә.

– Субсидияне алу тәртибен дә аңлатсагыз иде.

Иң башта салым органына гариза язарга кирәк. Шәхси эшмәкәр кайда теркәлгән – шундагы салым органына гариза яза. Ә оешма урнашкан урындагы салым органына гариза юллый. Гариза формасы 1513нче карардагы 4нче кушымтада бар. Гариза электрон формада яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша тутырыла. Гаризаны шулай ук почта аша да җибәреп була. Россиянең Федераль салым хезмәте сайтында субсидиягә гаризаны кәгазьдә дә эшләп була. Гариза биш көн эчендә карала. Әгәр дә барлык шартлар да үтәлсә, Россиянең Федераль салым хезмәте субсидияне исәпләячәк, ә федераль казначылык  өч көн эчендә субсидияне түләячәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үзенә субсидия исәпләнгәнен каян беләчәкләр? Бу турыда ничек хәбәр итәчәкләр?

Салым түләүче гаризаны нинди юл белән биргән, аңа җавап та шул юл белән килә.

– Гаризалар кайчанга кадәр кабул ителәчәк?

– 2021 елның 1 ноябреннән гаризалар кабул ителә башлады. 2021 елның 15 декабренә кадәр гаризалар кабул ителә. Россиянең федераль салым хезмәте сайтындагы махсус сервислар ярдәмендә субсидия алу өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген һәм гаризаны ничек дөрес итеп язып һәм җибәреп булуын карап  һәм эшләп була.

– Субсидияләр кайчан бирелә башлаячак?

–  Субсидияләр 2021 елның 15 ноябреннән бирелә.

– Коронавирус белән бәйле рәвештә эшли алмаган көннәре өчен субсидияләр турындагы барлык мәгълүматларны кайдан карарга була?

– “2021 елның 1 ноябре – Соvid-19дан зыян күргән бизнес өчен яңа субсидия” дигән махсус промобит бар. Монда субсидиянең ничек исәпләнүе, төп таләпләр һәм субсидия алу тәртибе дә язылган.

– Мәгълүматлар өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X