«Арча хәбәрләре» сайтында чираттагы фотолар бәйгесе башлана
«Көзге уңыш» дип исемләнгән бәйгегә быел җыеп алынган бакча җимешләренең фотоларын кабул итәбез. Сездән матур, үзенчәлекле, кызыклы фотолар көтеп калабыз. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрегезнең 2024 елгы уңышын безгә дә тәкъдим итегез. Алар безнең сайтка урнаштырылачак һәм тавыш бирү юлы белән иң яхшылары сайлап алыначак.
- Фотолар 20 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә(!!!);
- 1 октябрьдән тавыш бирү башлана;
- Тавыш бирүнең соңгы көне – 17 октябрь;
- 18 октябрьдә нәтиҗәләр ясала;
- Җиңүчеләрне бүләкләү көне соңрак хәбәр ителәчәк.
Фотоларны 89393186582 номерына WhatsApp хезмәтенә юлларга кирәк. Исем, фамилиягезне, кайсы яктан икәнегезне күрсәтергә онытмагыз. Фотогызга исем язып куйсагыз, тагын да шәп булачак.
Нет комментариев