erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе

Һәр төбәккә биредән чыккан олуг шәхесләренә карап бәя бирәләр. Арча районында да күрренекле, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләр бихисап. Шундыйларның бер өлешен укытучылар тәшкил итә.

Агымдагы атнада билгеләп үтелүче Укытучылар көне уңаеннан 2021нче елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе Лауреаты Миләүшә Зарипова белән очраштык. Мөлаем ханымның мөгаллимлек эшендә озак еллык тәҗрибәсе булуы әллә каян күренә. Гадилек, сабырлык, тирән белем бөркелеп тора аннан.

Миләүшә Рафис кызы менә инде 35 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Хезмәт юлын Яңа Кишет мәктәбендә башлаган булса, бүген Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта ул. Балаларга белем һәм тәрбия биреп, укытучы эшчәнлегенең һәр өлкәсендә югары сыйфатларга ирешә. Югары категорияле белгеч даими рәвштә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрә, фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда әһәмиятле чыгышлар ясый. Мөгаллимә төрле бәйгеләрдә актив катнашып, һәрдаим алдынгы урыннарны яулый. Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучы” (2014), “Укытучы-остаз” грантлары (2017) иясе, Бөтенрәсәй “Авыл укытучысы” (2016), “Минем халкым, минем динем” бәйгеләре (2018) һәм тагын күп кенә райокүләм сынауларның җиңүчесе ул Миләүшә ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң зур җиңүләренең берсе – быелгы елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе лауреаты булу.

  • Әлеге премия күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Тукай якташы һәм Тукай җирлегендә укыткан укытучы буларак минем бөтен эшчәнлегем дә шул бөек язучы иҗатын барлау белән бәйле, - дип башлады сүзен Миләүшә Зарипова.

Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясе инде күп еллар дәвамында  яшь буынны укытуды, тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә һәм милли мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен республиканың алдынгы педагогларына, мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә бирелә.

  • 2017нче елдан бирле безнең мәктәбебез Габдулла Тукай исемен йөртә. Шушы исемгә лаек булу өчен күп төрле эшләр башкарылды. Быел шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан мөһим чаралар уздырылды. “Без Тукайлы халык” районара бәйгесенә, мәсәлән, 300дән артык эш килде. Безнең мәктәп тәкүдиме белән “Тукай геройлары минем янәшәмдә” исемле проект тормышка ашырылды. Ул укучыларның гамәли-сәнгать эшләрен социаль челтәрләрдә урнаштырып тавыш җыю форматында барды. Иң зур эшчәнлегебез – безнең мәктәп базасында республикакүләм “Габдулла Тукай укулары” үткәрелү.  Быелгы укуларга барлыгы 200дән артык эш килде. Шуларның 120се икенче турга узып, Республикакүләм унынчы “Г.Тукай укулары”нда катнашты. Болар әле эшчәнлегемдә урын алган чараларның соңгылары гына. Әнә шулай итеп тырышып, һәрдаим үсештә булып эшләгәндә генә мактаулы исемнәргә, дәрәҗәле премияләргә лаек булып була, - дип уртаклашты Миләүшә Рафис кызы.

Чынлап та, сокланырлык эшләр, тарихка кереп калырлык мактаулы исемнәр. Эшендә уңышлар, яңа җиңүләр һәм алдынгы урыннар теләп, Миләүшә Зарипованы тагын бер кат Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X