erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпербаштан Раил Шакиров лотереяга машина отты

“ЭКО” транспорт двигателенең тарту көчен яхшыртучы ягулык буларак, югары урын алып тора.

Бер кеше күккә карап: “И, Ходаем, отышка бер машина да чыгармыйсың бит,” – ди икән. Моңа каршы Аллаһы Тәгалә: “Ичмасам, лотереясын булса да ал инде”, – дигән. Узган якшәмбедә “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте оештырган лотерея уеннарының финал ярышына төшкәндә шушы анекдот искә төште. Юлның буеннан буена әллә ничә километрга сузылган, килеп җитәрәк болынны басып алган машиналарны, сабантуйга кебек җыелган халыкны күреп елмаеп куйдым.

Мин килгәндә алып баручы кат-кат кабатлап татар гына түгел, рус телендә дә кечерәк кенә сәхнә янына җыйналган халыкка уенның шартлары турында аңлата иде. Тыңлаганы тыңлагандыр, тыңламагы юк, барысының да тизрәк уен нәтиҗәләрен беләсе килде. Кем белә, бәлки... Һәрберсе эченнән генә миңа нидер булса чыкса ярар иде, дип теләмәгәндер, дисезме? Түземсезләнеп сызгыргалап та алучылар булды әнә.

Бу “Автоохота” дип исемләнгән акция 1нче мартта старт алган иде. Шарты буенча “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте ягулык салу станцияләрендә 20 литр бензин салучыларга стикерлар бирделәр. Аны ияләре купонга ябыштырып бардылар. Тиешле санда җыелгач, исем-фамилияне язып, ягулык салу станциясенә илтеп тапшырдылар. Талон өлеше үзләренә калды. Ай саен. Икенче ай башында үткәненә нәтиҗә чыгарылып, җиңүчеләр бүләкләнеп килде. Җиде ай шулай дәвам итте. Җиде ай эчендә 490 кеше бензин һәм бик күп кеше көнкүреш техникасы ота алды.

Һәм, ниһаять, финалы килеп җитте. Шуның кадәр кеше җыелуы гаҗәп түгел, бүләкләре бик шәп: бишәр кешегә 30, 50, 100 литр бензин салырга сертификат, тузан суырткыч, телевизор, смартфон һәм ... “Лада-Гранта” машинасы.

Уен вакыты җитү белән сәхнәдәге 200 литрлы сыешлыкка купоннарны бушаттылар. 300 меңнән артык купон! Шуннан 19 кеше генә бүләк алачак. Чагыштырып карагыз. Монда уңыш иң бәхетлеләргә генә елмаясы көн кебек ачык. Халык тагын бер кат гөж килеп, тирән итеп тын алды да, сәхнәгә текәлде. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятенең ваклап сату һәм маркетинг буенча бүлек начальнигы Искәндәр Сабиров акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

– Акциядә ота алмаганнар да борчылмасын. Шушы вакыт эчендә сез бик яхшы сыйфатлы бензинны куллануыгыз белән отышта калдыгыз, – диде ул. 

– Сез безне, без сезне баеткан өчен рәхмәт, – дип шаяртып алды өлкән хисапчы Ленар Хәлиуллин.

Уен бөтен халык күз алдында барды. Беренче булып 30, 50, 100 литр бензин уйнаттылар. Тик шунысы кызык, отучылар арасына кергәннәр финал уенына килми калган. Берәүгә рәттән ике тапкыр чыкты. Бүләк иясе генә күренмәде. Ә акциянең шарты буенча купон кем исемендә, бүләкне дә шул кеше генә алырга тиеш.

Тузан суырткыч, телевизор, смартфон тиз ияләрен тапты. Фиргать Мөхәммәтҗанов тузан суырткыч, Салман Мәгъсумов телевизор, Вадим Мамаев смартфон алып кайтып китте. Машина булмаса да, кыйммәтле бүләкләр. Һәрхәлдә, буш кул белән калмадылар.  Ә менә төп приз машина үз хуҗасын бик озак эзләде. Биш кеше бушка килгән машинадан колак какты. Алтынчы купонның иясе генә шунда булып чыкты. Күпербаштан Раил Шакиров ул. Аның да әле кулында паспорты юк иде. Паспорт машинада, машина тимер юлның икенче ягында, ягулык салу станциясе янында калган. Аны алып килгәндә юлына аркылы поезд чыккан. Раилнең бу минутларда нинди хисләр кичергәнен аңлавы кыен түгел. Үзенә насыйп малның игелеген күрергә язсын. Котлыйбыз, Раил.

– Дөрес, бераз аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Әмма кеше ялгышлыклардан чыгып өйрәнә. Киләчәктә дә шундый акцияләр үткәрергә планлаштырабыз. Әмма икенче форматта, – диде Искәндәр Сабиров. – Безнең заправкаларда даими рәвештә акцияләр бара, бензин салган кешегә 10 проценттан 30 процентка кадәр ташлама ясалырга мөмкин. Бу билгеле бер кешегә ташлама  чыкты, дигән сүз түгел, уйламаганда эләгергә мөмкин. Компьютерда шундый программа тора, автомат рәвештә ташлама билгели. Әмма безнең бензинны акциягә кызыгып кына түгел, һәрвакыт кулланырга тәкъдим итәр идем мин. Чөнки без хәзер кулланучыларга ЭКО дип аталган яңа һәм сыйфатлы ягулык сата башладык. *

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ни өчен ЭКОны сайларга?

Ягулык салу станцияләренә юл тотучы шоферлар нинди максаттан чыгып бензин сайлый соң? Әйе, беренче чиратта, бәясен карый һәм, әлбәттә, сыйфат турында да онытмый. Арчалар яратып өлгергән Уфа бензины сатылу да үзе бер өстенлек. Чөнки аның сыйфаты турында руль артындагылар белеп өлгергән инде.

– Без хәзер “Башнефть” компаниясе белән генә эшлибез. Башка төр ягулык кертмибез, – диде Искәндәр Сабиров. – Элеккеге бензин “искерде”, сыйфат ягыннан да күпкә бирешә. Ялгышлыклардан чыгып өйрәнәбез монда да. 

Аннан “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятенең үзенең аккредитация узган лабораторияләре бар. Шуның аша нефтебазага кайткан һәрбер төр ягулык тикшерелә һәм кимчелекләр булган очракта кире җибәрелә. Моннан тыш, атнага бер мәртәбә һәрбер ягулык салу станциясеннән проба алына. Әлеге тикшерүләр күрсәткәнчә, халыкка бары югары сыйфатлы ягулык тәкъдим ителә.

Шулай ук ЭКО бензины һәм ЭКО дизель ягулыгын да  халык яратып кабул итәргә өлгергән. Бәясе бераз кыйммәтрәк, әмма техник регламент таләпләренә тулысынча җавап бирә торган югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Гадәти бензиннан нәрсәсе белән аерылып тора, диярсез. Төп аермасы шунда, аның составына “яну активаторы” (“активатор горения”) дигән инновацион присадка кергән. Әлеге технологияне нефтьтән алынган төрле типтагы ягулыкларның сыйфатын күтәрү өчен нанотехнологияләр куллану өлкәсенең дөнья лидерлары  эшләгән.

– Без бу присадканы Америкадан алып кайттык. Бик зур авырлык белән, бик кыйммәт бәягә, – ди Искәндәр Сабиров. – Һәм ялгышмадык та. “ЭКО” транспорт двигателенең тарту көчен яхшыртучы ягулык буларак, югары урын алып тора. Ул ягулык системасы һәм ягулык багын тулысынча чистарта да. Су кала икән, аны чыгарып бетерә. Дөрес, бактагы бөтен чүпне җыеп, фильтр томалана. Әмма безнең өчен югары сыйфатлы бензин салучыларның канәгать булулары мөһимрәк. Аннан “ЭКО” күпкә җитә дә, ягъни гадәти бензин кебек тиз бетми. Бу бүген генә башлаган эш түгел, дүрт ел шөгыльләнәбез. “ЭКО” сынауны уңышлы үтте.

         Сыйфатка зур басым ясап эшләүләрен алар “Башнефть” бензинын алып кайту белән дә дәлиллиләр. Моннан берничә еллар элек аны башка районнарга барып машинага күбрәк салып кайтучылар да бар иде. Ә бүген каядыр йөрисе юк, халык телендәге “Уфа бензины” үзе районыбызда. Димәк, сыйфат ягын исәпләп заправка ясаучыларга бәхет ике яклап елмайды. Беренчедән, “Башнефть” бензины, икенчедән “ЭКО”. Үзегез сынап карагыз. Бер “тәмен” белсәгез, икенче “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте ягулык салу станцияләренә генә тукталаячаксыз.

Аннан алда әйтелгәнчә, акцияләр дә еш үткәрелеп тора. Быел Раил машиналы булса, киләсе елда ул сезгә чыгарга мөмкин. Барысы да бәхет эше.

Гөлсинә Зәкиева

*Акцияне “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте тәкъдим итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X