erid:2VtzquqpS7d
Күпме савап алырга була
Арча яңалыклары

Күпме савап алырга була

Арча мөхтәсибәте “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” дигән экологик акция игълан иткән иде.

Аңа күпләр бик теләп кушыла һәм үз өлешен кертә. Мөхтәсибәт үзе дә  актив катнаша. Әле шушы арада гына эшкәртү өчен дип картон тапшырганнар.

Шул ук вакытта бу акция хакында күпләр белеп тә бетерми.  Иске гәҗитләр, журналлар, кирәкмәгән документлар бөтен кешедә бар. Нишләтәбез без аларны? Әлбәттә, чыгарып ташлыйбыз. Чөнки акча эшлим дип тапшырудан мәгънә юк, аның бәясе “сукыр бер тиен”.

Әмма, туктагыз, аларга да җан биреп була. Моның өчен артык кәгазьләрне Арча Үзәк мәчетенә генә алып килергә кирәк. Адресы: Галактионов урамы, 38а йорт. Хәзрәтләр кабул итеп кенә алып калмаячак, дога да укыячаклар. Ә кәгазьләрне тапшырганнан килгән акча аз керемле гаиләләргә ярдәм итү өчен кулланылачак. Күрәсезме, сез үзегезгә никадәр савап алачаксыз.

 

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев