erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кредитларны гафу итәргә җыеналар

Бу кемнәргә кагылачак?

Дәүләт Думасында кредитлары күп булган русиялеләрнең бурычларын гафу итәргә өндиләр.

«Дәүләтнең акчасы бар, гражданнарга ярдәм итәргә кирәк, ә читтән карап тормаска», - ди «Гадел Русия» фракциясе башлыгы Сергей Миронов.

Миронов фикеренчә, илдә «кредит амнистиясе» үткәрергә кирәк, югыйсә, бурычлар белән килеп туган хәл социаль шартлауга китерергә мөмкин.

Депутат билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында гражданнарның матди хәле начарайган һәм күбесе «чын кабалада» булып чыккан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сергей Миронов, кризис вакытында властьлар гражданнарга ярдәм кулын сузарга тиеш, дип ассызыклый.

Элегрәк ул, Русиядә микрофинанс оешмаларын тыярга кирәк, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, болар - кешеләрнең финанс грамотасызлыгыннан файдалана һәм аларга гаять зур процентлар белән кредитлар бирә торган мошенник структуралар, цивилизацияле илдә алар булырга тиеш түгел.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kreditlarny-gafu-itrg-yenalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X