erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәш буенча хәзер безнең үз дөнья чемпионнарыбыз бар.

Миңгәр Сабан туенда быел көрәш буенча дөнья чемпионаты гына түгел, яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Татарстанлылар - барысында да диярлек беренче. Җиңүчеләр белән таныштырабыз.

 

2004-2005 еллара туган яшьләр арасында Татарстан спортчылары түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:

55 кг.: Миннегалиев Илфат - 1 урын
60 кг.: Раджабов Рубин - 1 урын
65 кг: Садриев Данис - 1 урын

70 кг.: Зиннатуллин Даил - 1 урын
75 кг: Шәмсиев Илназ - 1 урын
80 кг: Муратов Динияр - 1 урын
85 кг: Хәйруллин Инсаф - 3 урын
110 кг: Семкичев Румиль - 1 урын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасына бөтенләй тиңнәр табылмады. Менә алар чемпионнар: Шамил Чевик, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Илшат Фазылҗанов, Рушан Ильясов, Фаяз Зарипов, Илдар Моратов, Фирдүс Зәйннулин.

Көрәш буенча дөнья чемпионатында да Россия җыелмасы - беренче. Бары тик Әзәрбәйҗан данын яклаган Турал Азимов кына 130 кг.нан авыррак үлчәүдә беренче урынны яулады. Калганнарында алтын - россиялеләрдә. Җиңүчеләр: Алексей Абрамов, Илназ Минмулин, Разил Шабиев, Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов, Илмир Төхвәтуллин, Айнур Сыртаев, Радик Сәлахов, Турал Азимов. Абсолют җиңүче - Радик Сәлахов.

Шулай итеп Арча тарихында беренче тапкыр якташларыбыз Динияр Муратов, Илшат Фазылҗанов һәм Фаяз Зарипов планетаның иң көчле көрәшчеләре титулын яулады ! Котлыйбыз ! Дөнья чемпионнарыбыз турында язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X