erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кышкы бәйгегә нәтиҗә ясалды

"Яңа ел утлары балкыта өемне..." бәйгесенең җиңүчеләрен котлыйбыз.

2021 елның 23 декабреннән башланган фотолар бәйгесенә бүген нәтиҗә ясалды. 

Яңа ел якынлаша барган саен шәһәр, авыл урамнары төсле утлар белән бизәлә. Урамнар гына түгел, анда тезелеп киткән йортлар да берсеннән-берсе матур булып балкый, төрлечә итеп бизәлә. Әнә шул матурлыкларны күреп, "Арча хәбәрләре"сайтында фотосурәтләр бәйгесе игълан ителгән иде. Җиңүчеләр 1-12 гыйнвар көннәрендә бирелгән тавышлар ярдәмендә билгеләнде.  Иганәчебез - "Нур" кибете 3 җиңүчене бүләкли. Әлеге кибет Арчаның Комсомол урамы, 66В йорты адресы буенча урнашкан. Электр товарлары, сәгатьләр, көнкүреш товарлары, картиналар, сувенирлар һәм башка күп кенә көн дә кирәкле әйберләр сатыла биредә.

Җиңүчеләр: 1 урында Печмәнтау авылыннан Миләүшә Шәйхетдинова (2661 тавыш), 2 урында Яңа Кенәр авылыннан Яппаровлар гаиләсе (2173 тавыш) һәм 3 урында Арчадан Талия Гайнетдинова (1675 тавыш). 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлыгы 25 катнашучы үзара көч сынашты. Арча шәһәреннән,  Казиле, Урта Курса, Иске Кишет, Гөберчәк, Зур Бирәзә, Субаш Аты, Шекә, Пөшәңгәр, Симетбаш, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Мөрәле, Түбән Чокырча авылларыннан килгән матур фотолар сайтыбызны бизәп торды. Һәр катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X