erid:2VtzquqpS7d
Кышның икенче яртысында һава торышы үзгәрә
Арча яңалыклары

Кышның икенче яртысында һава торышы үзгәрә

Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак

Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бу кышта алмашынучан һава торышы көтелә дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Быелгы кыш суык булмаса да, җылы көннәр салкыннар белән чиратлашачак», — диде Вильфанд һәм җепшек көннәрнең салкын һава торышы белән алышыначагын искәртте.

Узган сезонда һава торышы тотрыклы булган иде.

Вильфанд хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләре һәм Калмыкиягә аномаль салкыннар киләчәк — температура нормадан 9 градуска түбән төшәчәк.

КФУ профессоры Казанда кышның икенче яртысы җылы булачагы хакында сөйләгән иде.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-12-2020/byel-kysh-yly-m-salkyn-ava-toryshy-almashyp-torachak-5791553


Арча хәбәрләре Погода

Нет комментариев