erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Кышның икенче яртысында дәвамлы суыклар булыр» - халык синоптиклары кышны фаразлый

Әкренләп кышка аяк басып киләбез. Күз ачып йомганчы чыршы бизәргә дә вакыт җитәр. Шәһәрнең төп чыршысын да инде җыя башладылар. Кыш нинди булыр икән? Киез итекләрне кайчан чормадан чыгарырга? Халык синоптиклары фаразлары белән уртаклашты ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).


Халык синоптиклары Әмир Шәрәфиев һәм Рәис Шәкүров белән быелгы яз белән җәйне дә чамаларга тырышкан идек. Икесенең дә чынга ашкан һәм ашмаган фаразларын билгеләп үтәрмен.

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевнең язга һәм җәйгә кагылышлы фаразлары:

Туры килде:

«Быел чәчүгә беренче майдан иртәрәк, апрель ахырында чыгачаклар. Яз соң килмәс».
«Май ае былтыргысы белән чагыштырганда бераз корырак булыр. Явым-төшемнәр күп булмас».
«Сабан культураларын чәчкәннән соң корырак булыр»
Туры килмәде:

«Июньгә чыккач, печән әзерләгән чор башында явым-төшемнәр була».
«Урып-җыюга соңрак чыгарлар. Гадәттә, 20 июльдән соң чыгалар иде, быел сабан ашлыклары иртә өлгерми».
«Урып-җыю кыза башлаганда гына кинәт суытыр, ике-өч көн дәвамында ямьсез вак яңгыр явар».

«Дәвамлы суыклар кышның икенче яртысына туры киләчәк»
Киләсе кышта исә дәвамлы суыклар булыр дип фаразлады ул.

Июнь ае фаразлар буенча дөрес булмады, анда явым-төшемнәр булыр дип көткән идек, тик яумады. Быелгы кыш турында нәрсә әйтеп була. Былтыр кыш суык булды, диделәр. Суыклар булды, әмма алар бик кыска иде, өч-дүрт көнлек булды. Аңа кадәр ике ел дәвамында кыш җылы килгән иде, шуңа да былтыргы кыш безгә суык булып тоелды. Чынлыкта ул нормага туры килә торган кыш иде.

Быел кыш чагыштырмача салкын булачак. Кышкы суыклар да дәвамлырак булыр. Бик аномаль, артык каты суыклар булмас. 1978 елдагы кебек 52 градуска җитмәс. Дәвамлы суыклар кышның икенче яртысына туры киләчәк. Уртача температура былтыргыдан салкынрак була. Узган ел гыйнварда уртача температура минус 21 иде.

Киләсе кышның кары да әйбәт булыр. Ни өчен дигәндә, җәй көне явым-төшемнәр аз булды, табигать тигезли, баланс булырга тиеш. Яңа елга кар булырга тиеш.


Михаил Захаров
Антициклон килгәндә суык була. Безгә, гадәттә, ике антициклон килә. Гренландия антициклоны кыска вакытлы суыклар бирә, Себер антициклоны озак вакыт тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел безгә Себер антициклоны килеп урнаша. Кыш ахырына килергә тиеш. Гадәттә, аның тәэсире Башкортстанда сизелә. Анда кыш бездәгегә караганда салкынрак була. Азнакай, Баулы районнарында кыш салкынрак була бит, ул шул антициклон йогынтысы. Җирлектәгегә охшаган кыш булыр, — дип сөйләде Әмир Шәрәфиев.


Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровнең узган язга һәм җәйгә булган фаразлары:

Туры килде:

«31 майдан 16 июньгә кадәр корылык көтелә, бер яңгыр тамчысы да төшмәскә мөмкин».
«Күп хайван асраган кешеләр өчен шуны әйтәм: әлегә печәннәр, саламнар бар, акчалары булса, запас әзерләп кую начар булмас. Ни өчен дигәндә, июнь аенда корылык булыр».
«Көз көне печән дә, салам да бик кыйммәт булачак».
Туры килмәде:

«Май аеның беренче ун көне салкынча, яңгырлы була».
«Июль аенда яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак».
«Егерменче май көнне яңгыр ява башлый да, тагын ун көн яңгырлы җылы көннәр була».
«Быелгы кыш тотрыклы булыр»
Ул карлы, буранлы матур кыш фаразлады.

Кыш уртача булачак, кар күп булыр. Һава торышына кигәндә, артык суык булыр дип уйламыйм. Кыш тотрыклы булачак, артык җылы көннәр көтелми.

Декабрь аенда агач сарысын чыгара, шул вакытта яңгыр ява да, аннан соң яңгырлар булмый. 15 декабрьдән соң гына чын кыш башлана. 1-3 декабрьдә чын кар ява, 15-20 тирәсендә яңгыр явып алыр.

Шуның өчен малларны 15 декабрьдән соң гына суярга киңәш итәм. Элек агач сарысы чыкканчы суялар иде дә, ит бозыла иде, анда суыткычлар юк бит инде. Яңа елга кар була инде.

Кыш узган елгы кебек салкын булмас. Мәсәлән, ун көнләп 20-28 градус торырга мөмкин — тотрыклы.

 Тулырак: https://intertat.ru/news/agriculture/09-11-2021/kyshny-ikenche-yartysynda-d-vamly-suyklar-bulyr-halyk-sinoptiklary-kyshny-farazlyy-5842721

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X