erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыскартулар күзәтелми

19 апрель – мәшгульлек хезмәте оешкан көн. 2021 елда Арча мәшгульлек үзәге түгәрәк датаны – 30 еллыгын билгеләп үткән иде.

Юбилей елы мәшгульлек үзәге өчен ничек тәмамланган? 2022 елны ул нинди нәтиҗәләр белән каршы алган? Бу сорауларга җавап алу максатыннан без мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллинага мөрәҗәгать иттек.

–  Төп максатыбыз эшсезләр санын 2019 елда булган дәрәҗәгә кайтару иде. Чөнки пандемиягә кадәр аларның саны 131 булса, 2020 елда 646га кадәр җитте. Моның өчен бик зур тырышлык куярга туры килде. Бушка булып чыкмады, 2022 елга 112 эшсез белән кердек (2020 ел белән чагыштырганда 183 кешегә кимрәк). Ел дәвамында 791 кешедән үзенә туры килгән эш сорап гариза керде, шуларның 589ы эшкә урнаштырылды. 58 кеше өстәмә һөнәр үзләштерү, квалификацияне күтәрү максатында укырга җибәрелде. Алар чәчтараш, тырнак ясаучы, сакчы, бизәндерүче, массаж ясаучы, тегүче, тракторчы, пешекче һәм башка һөнәрләргә ия булды.

– Сезнең өлкәдә дәүләт кысаларында яңалыклар булып тора. Мәсәлән, шуларның берсе “Демография” милли проекты. Алар быел да дәвам итәме? Тагын яңалыклар өстәлмәдеме?

– “Демография” илкүләм проекты кысаларында аерым категория гражданнарны укыту дәвам итәчәк. Моңа 50 яшь һәм аннан югары, пенсия алды яшендә булганнар керә. Шулай ук 3 яшькә кадәр балалары булган декрет ялындагы, эшләмәүче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары да булган хатын-кызлар, 35 яшькә кадәрле профильле белемнәре булмаганнар да өстәмә белем алу максатында укый ала.

– Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– “Россиядә эш” порталына кереп гариза гына язасы. Нинди һөнәр үзләштерергә тели, кайсы уку йортын сайлый – шуларны яза һәм җавап көтә. Сүз уңаеннан, бездә бу проектта укыту буенча Арча педагогика көллияте генә узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү, башлангыч сыйныфларда, шулай ук музыка укыту, физик культура, спорт һәм фитнес буенча белем алырга мөмкин булачак.

– Гөлфия Мансуровна, илдәге вәзгыять, санкцияләр район оешмаларына да кыенлык тудырмый калмагандыр. Аларга дәүләт тарафыннан ярдәмнәр караламы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авыр булса да, барлык оешмалар тулы көченә эшләп килә. Кыскартулар, күпләп эштән азат итүләр, ябылу кебек күренешләр күзәтелми. Мәшгульлек үзәге белән бәйле берничә дәүләт ярдәме бар. 30 яшькә кадәр булган, кайбер категорияләргә туры килгән (инвалидлык, балигъ булмаган яшьтәге балалары булу, армиядән кайтып та эшкә урнаша алмау һәм башкалар) эшсезләрне эшкә урнаштырган очракта аларга түләгән хезмәт хакы 1, 3, 6 айдан соң, безнең үзәктә торган эшсезләрне җәмәгать эшләренә җибәргән очракта 3 ай дәвамында түләгән хезмәт хакы дәүләт тарафыннан субсидияләнә, ягъни ул акча әлеге эшсезләр урнашкан оешмаларга кайтарыла. Әмма бу ярдәмне алу өчен оешмаларның салым буенча бурычлары булмас-ка тиеш.

– Ә эш урыннары белән ничегрәк?

– Бүгенге көндә бездә булган эш урынының 92се шәһәрдә, 183е район территориясендә. 1 кешегә 2,4 вакансия туры килеп, аларны урнаштыру вакыты 5,1 ай тәшкил итә. Эш бирүче вакансияләрне иң элек безнең  оешмага бирергә тиеш. Безне узып интернет челтәрләрдә, газета битләрендә  бастырган игъланнарны ачыклап барабыз һәм аларга чара күрүләрен сорап прокуратурага хат юллана. 25тән күбрәк эшчеләре булган оешмалар “Россиядә эш” порталында теркәлеп, вакансияләрне, оешмадагы үзгәрешләрне (ЕЦП) бердәм цифрлы платформа аша күрсәтеп барырга тиешләр. Эш бирүчеләр мәгълүмат җибәргәндә кешенең милләтенә, җенесенә, диненә, кайда, ничек яшәвенә һәм башка якларына кагылышлы таләпләр куярга тиеш түгел.

– Кемнәргә эшсез статусы бирелә?

–  “Россиядә эш” порталы аша гариза биргәннән соң, башта эш эзләүче дип теркибез, 10 көннән соң, аңа туры килгән эш урыны булмаса, эшсез статусы бирелә. Кабат искә төшереп үтәм, эшсезләр безнең үзәк аша укып өстәмә һөнәр алу, бизнес план төзеп, аны махсус комиссия каршында яклап, үз эшен ачу, җәмәгать эшләрендә катнашу кебек хезмәтләрдән файдалана ала. Мәрхәмәтлек үзәге аша аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре бар. Эшкә урнашканчы социаль контракт төзеп, рәсми рәвештә эшли башлаганнан соң 4 ай дәвамында 11724 сум күләмендә акча алырга була, үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә 150 мең, шәхси хуҗалыкта мал-туар, кош-кортлар асрау өчен 75 мең сумга кадәр акча бирелә.

Сораулары булганнар өчен телефоннарыбыз: 3-17-33, 3-29-33. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлибез.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X