erid:2VtzquqpS7d
Кышның соңгы көнендә янә кар явуы һәм бураннар көтелә
Арча яңалыклары

Кышның соңгы көнендә янә кар явуы һәм бураннар көтелә

Бүген, 28 февральдә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге урыны-урыны белән 13 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин.

 

Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, ә көндез кар белән су катнашмасы — «кар боткасы» хасил булачак. Кайбер урыннарда кар көртләре дә пәйда булуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы -5, -10 градус булса, көндез республика буенча һава 0, -5 градуска кадәр җылыначак . 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев