Кызамык йогышлы чир
Татарстанда читтән кертелгән кызамык очрагы теркәлгән
Гыйнварда Татарстанда кызамыкның читтән кертелгән очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Авыру белән элемтә мохитында 246 кеше булган, әмма вакцинация аларның дүртесенә генә кирәк булган», – дип хәбәр итте ул. Димәк, калганнары прививка ясаткан булган.
Әмма шул ук вакытта республикада яшәүче 2,5 меңләп кеше кызамыкка каршы вакцинациядән баш тарта.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-cittan-kertelgan-kyzamyk-ocragy-terkalgan-5918442
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев