erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызыл якут туй

​​​​​​​Арчада яшәүче Фәридә һәм Тәлгать Гомәровлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.

Арчада яшәүче Фәридә һәм Тәлгать Гомәровлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.

Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Шәрык” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин котлады. Алар юбилярларга символик сәгать, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ә иң күңеллесе – Гомәровлар кызыл якут туйларын балалары, оныклары, якыннары белән бергә билгеләп үттеләр.

– Йөргән кызлар күп иде инде. Фәридә гомерлек ярым булган икән, – диде Тәлгать Гомәров танышу тарихлары белән кызыксынгач.

Язмыш үзен төрле яктан сынарга мөмкинлек бирә егеткә. Казанга китеп 16нчы моторлар төзү заводында да эшли ул, туган авылы Түбән Шашыга  кайтып, Күңгәр мәктәбендә укыта да, Күшәрдә мәдәният йортын да җитәкли.

– Педагогия училищесын 1975 елда тәмамлагач, читтән торып журналистика буенча югары белем алу өчен укырга кердем. Ә эшкә безне, иң яхшы укыган биш кызны һәм мине, юллама буенча Пенза өлкәсенә укытырга җибәрделәр. Бик зур татар авылы иде ул. Яраттылар безне. Китәр вакыт җиткәч тә алып калырга теләделәр. Директор итәбез, фатир бирәбез, диделәр. Мәрьям исемле 18 яшьлек бер бик матур кыз да табып куйганнар иде, – диде Тәлгать Гомәров. – Монда кайткач Күңгәр мәктәбен сайлап алдым. Аннан Күшәргә киттем. Арчага, “Коммунизмга” газетасы редакциясенә мөхәррире Ринат Таҗиев чакыруы буенча практикага килдем. Корреспондент булып. Һәм калдым да.

1981 елда университетны тәмамлыйм, партиягә керәм, өйләнәм, дип үзенә  максат куя егет. Әйткән сүз – аткан ук. Сүзендә тора торган кеше ул. Икесен үти, өченчесен тормышка ашыру буенча да эш башлап җибәрә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Редакциядә Ләлә Шиһапова исемле кыз эшли иде. Аның янына Фәридә кереп йөри башлады. Күз төште бит. Чибәр кыз, спортчы, баскетбол уйный. Мин йөгерә идем... аның артыннан, – дип көлде Тәлгать Гомәров. – Бу максатны да тормышка ашырдым – 40 ел элек өйләнештек. Райком янындагы йортта Мансура исемле апа яши иде. Бер машина утынга фатирга кертте. Фәридәне шунда алып кайттым. Бер карават, бер өстәл бар иде. Әби килде дә, елап җибәрде. “Әйдәгез, безгә”, – дип үзләренә алып кайтып китте.

Арчада фатир ала алмагач, кызы Чулпан белән Фәридәне Арчада калдырып, Чаллыга китә ул. Редакциядә эшли. Анда да фатир бирмиләр. Түбән Камага юл ала, радиода мөхәррир һәм, ниһаять, фатирлы да була. Гаиләсен алып килә. Алты ел яшиләр. Кечкенә кызлары Алсу авырый башлый. Бу якның һавасы килешми, үзгәртергә кирәк, ди табиблар. Яңадан Арчага кайта. Башта райкомда оештыру бүлегендә эшли, аннан мөхәррир булып район газетасына килә. 17 ел җитәкли ул аны. Һәрвакыт Фәридәсенең ныклы терәген тоеп, кызлары, аларның уңышлары өчен куанып яши. Шулар аңа көч тә, куәт тә, эшләргә, яшәргә дәрт тә бирә.

– Хәзер кызларның үз гаиләләре. Чулпан Казанда яши, дүрт бала үстерә. Алсу Төркиядә. Төрекләшкән татарга кияүгә чыкты. Институтта укыта, фәннәр кандидаты, докторлык диссертациясе яза. Ике балалары – Әминә белән Газиз  бар. Алты онык инде безнең, – диде Фәридә ханым. – Тәлгать кызурак кеше, мин бик сабыр характерлы. Бер-беребезне аңлап яшәдек. Минемчә, гаиләдә хатын-кыз иргә юл куя белергә тиеш.

– Тормышта бик авыр хәлләргә калган вакытларым булды. Янымда Фәридәнең булуы, аның җылы карашы, киңәшләре миңа көч бирде, – диде Тәлгать Гомәров. – Аннан иң авыр, бу тормыштан ваз кичәр хәлгә килгән вакытымда... дин ярдәмгә килде. Элегрәк бу хакта әйткән булсалар, үзем дә ышанмас идем. “Яшисе килми, бу дөнья мине кыса”, – дидем бервакыт урамда очрашкач Илгизәр хәзрәткә. Ул мине мәчеткә чакырды. Бик зур тырышлык куеп укып чыктым, аннан “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” югары мөселман мәдрәсәсендә алты ел белем алдым. Хәзер минем тыл икеләтә нык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X