erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күз алдына да китерә алмыйсыз (+фото, видео)

7 яшендә суга батып үлде.

Кәчедә яшәүче Марзия апа Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер гасырны тутырырга санаулы еллар гына калган булса да, юбилярыбыз сөбханалла әле. Гәҗитләрне күзлексез укый, яхшы ишетә, тәмен белеп, матур итеп сөйләшә, истәлекләре белән уртаклаша. Чынлыкта аның күргәннәре... Тыңлап торсаң, 49 еллык укытучы стажы булган Марзия апаның язмышы – исең китәрлек.

– Зур Бирәзә авылында тудым мин. 8 сыйныфны тәмамлагач, төзелештә эшли башладым. Арчага кергәндә кызыл кирпечтән салынган ветеринария станциясе бинасы бар иде. Фундаменттан башлап шуны салуда катнаштым. Таһирә исемле кыз белән. Сугыш башлануы турында да шунда ишеттем. Төзелеш тә тукталды. Питомникка чүп утарга йөри башладым. Шунда ул чактагы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз абый Дәүләтшин чакырып алды да, Мөрәлегә укытырга барырга кушты. 1941 ел иде бу. Киттем. Сеҗе мәктәбе директоры (Җәгъфәрме, Җәгъфәровны, хәтерләмим), янына чакырып алып, мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, киңәшләр бирде, – диде Марзия апа.

Тик кыз биредә берничә ай гына эшләп кала, аны Түбән Сәрдәгә юллыйлар. Шулай ук укытучы итеп.

– Балалар ач. Аларны ашатырга  дип колхоз рәисеннән он алып куйган идек. Суда болгатып бирәбез. Шуны ашар өчен Орнаш, Колачы авылларыннан бер дәрес калдырмыйча йөриләр иде. Ә без онны саклап берәр атналап кизү торабыз. Ялангач. “Яланаяк Сәрдәгә җиткәнче йөгерәм”, – дияр иде бер малай. Аягына чүпрәкләр бәйләп җибәрә идем. Ягарга юк. Кирпеч мәктәп. Чыпчык урманына менеп, кача-поса агач ботаклары җыеп алып төшеп яга идек. Күрсәләр эш харап. Даутов дигән кеше мылтык белән йөри. Очратса, агачны алып кала, үзе арбага менеп утыра да үзен тартып йөрергә куша. Мылтык белән ата-ата куркытып. Кызганыч, миңа очрамады. Үткен идем мин, – дип искә ала ветеран ул елларны.

Әмма ул вакытта укыту белән генә чикләнми укытучылар. Бөтен эшкә кушалар. Кайбер мизгелләр йөрәгенә тәмам ук булып кереп кадалган, сөйләгәндә Марзия апаның йөрәге елый, күңеле сыкрый.

– Бервакыт Корткачыкка ашлык илтергә куштылар. Үгез җигеп. “Миннән булмый”, –дигән идем, районнан килгән вакил: “Әле син Гитлер килгәнне көтәсеңмени?” – дип өстәл сугып кычкырды. Елганы чыкканда үгезем су эчәргә, дип иелдеме, борчак тутырылган бөтен капчыкларым суга төшеп китте. Шуларны үзем яңадан арбага төядем. Яшь кызга юеш борчак тутырылган капчыкларны күтәрүнең авырлыгын күз алдына да китерә алмыйсыз, – диде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сугыш беткән елны Марзия Гайнетдинова Кәчегә укытырга килә. Читтән торып укып югары белем ала. Педагогия училищесының база мәктәбе буларак, бик күп булачак укытучыларны укыту алымнарына, дәрес бирү серләренә төшендерә. Гомерлек ярын да Кәчедә очрата. Мингали абый белән матур тормыш корып җибәрәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. “Рәмзия исемле кызым да бар иде. 7 яшендә суга батып үлде. Ул да йөрәгемә яра булып кереп урнашты”, – диде тыл ветераны.

Бүген ул кызы Ләлә гаиләсендә, уллары Марсель һәм Әнәснең дә ярдәмен тоеп, оныклары, оныкчыклары өчен куанып бик бәхетле гомер кичерә.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X