Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күзем маңгайга менде

    Акылыгызга килегез.

    Бүген кибеткә кердем. Күзем имбирга, дөресрәге, аның бәясенә төште. Егылып китә яздым. Килосы 2999 сум. Ул да ике кисәк кенә калган. "Казанда 8 мең сумга җиткән. Бу ярый әле", - диде бер ханым. Лимонның бәясе 300 сумнан арткан. Ә бәяләрне арттырмаска, дигәннәр иде.

    Иммунитетсыз кешеләр өчен куркыныч, диләр бу авыруны. Ә имбир иммунитетны күтәрә. Бер профессор сөйләгәнне мин дә ишеттем. Имеш, имбир чәйнәп йөрергә кирәк.

    Реклама

    Соң, җәмәгать, берничә көн эчендә генә иммунитет күтәрелми бит инде. Акылыгызга килегез, дип кычкырасы килде. Бәяләрне үзебез күтәрәбез бит. Сәүдәгәрләрга шул гына кирәк.

    - Кортлап беткән җимешләргә кадәр алып бетерделәр, - дигән иде беркөн бер кибетче.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 2 апрель 2020 - 11:02
      Без имени
      Лимон 400 нан артык'ул да юк.
    • 1 апрель 2020 - 20:41
      Без имени
      Ужас😨