erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күзләр начар әйберләрне күрмәскә, тел гайбәт сөйләмәскә, колаклар күңел ача торган матур әйберләрне ишетмәскә тиеш

Рамазанны бөтен күңелләре белән кабул иткән тәкъва кешеләр икенче елның уразасын да көтеп ала.

19-20 апрель кичләрендә Арчада район башлыгының ифтар мәҗлесләре үтте. 

Ул соңгы вакытта ел да оештырылып килә. Беренче көнендә ир-атлар, икенче көнне хатын-кызлар катнаша. Быел да ифтарга авыл җирлекләреннән өлкән кешеләр чакырылган иде. Өстәл артында йөзгә якын кеше җыелды. Мәҗлес алдыннан район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин район башлыгы Илшат Нуриевка һәм мәҗлесне оештыручыларның барысына, катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Арча районы мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая апа Фәтхуллина мәҗлес алдыннан хатын-кызлар белән аралашты, Рамазан аеның нинди зур бәрәкәткә, нигъмәткә ия булуы турында сөйләде.

– Изге гамәлләр кылыйк. Дөнья малы артыннан куып, ахирәтне онытмыйк, ахирәткә үзебезгә ризык әзерлик. Рамазан ае моның өчен менә дигән форсат. Бәрәкәт ае ул. Көне дә, көндезе дә, төне дә – һәр мизгеле бәрәкәтле,  – диде ул. – Рамазан аенда кылган гамәлебезгә 700 әҗер языла. Бер рәкагать намаз уку 700 рәкагатькә тора. Ураза ул ашамый-эчми генә тору түгел. Изге гамәлләр кылу ае бу. Күзләр начар әйберләрне күрмәскә, тел гайбәт сөйләмәскә, колаклар күңел ача торган матур әйберләрне ишетмәскә тиеш. Вакытыбызны зекер белән үткәрик. Бөтен әгъзаларыбыз да ураза тотарга тиеш. Чөнки исламның нигезе – әхлак. Шуңа кемнедер сөйлисең, каты бәреләсең, начарлык кыласың икән, уразаң юк, дигән сүз. Бөтен гыйбадәтләрне үтәсәң, намазын да, Коръәнен дә укысаң, догада булсаң, бу изге ай кешегә төзәлергә дә мөмкинлек бирә. Рамазанны бөтен күңелләре белән кабул иткән тәкъва кешеләр икенче елның уразасын да көтеп ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ифтар мәҗлесен район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин ачып җибәрде. Махсус кайткан кунаклар белән таныштырды. Ифтар мәҗлесенең икенче көнендә кунакта Диния Назәрәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Кадыйров, Нәзарәтнең “Зәкәт” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов, Болгар ислам академиясе ректоры фазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов һәм башкалар кайткан иде.

– Рамазан аеның иң саваплы саналган соңгы ун көненә кердек, – диде Әмир хәзрәт. – Ай дәвамында авылларда, төрле җирлекләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә. Бүген без бу җирлеккә җыйналдык. Җир шарының теләсә кайсы почмагында да намаз укырга, ифтар үткәрергә була. Чөнки барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән.

Әмир хәзрәт азан әйтеп, авыз ачканнан соң ахшам намазы укылды. Ифтар мәҗлесе вәгазьләр тыңлап, нәсихәтләр ишетеп бик эчтәлекле һәм файдалы үтте. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан килсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X