erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлеге конкурста катнашу - хезмәтемә нәтиҗә ясау

11 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “Халык участковые – 2021” Бөтенроссия бәйгесе узды.

Аның максаты – полиция хезмәткәрләренә карата халыкның ышанычын арттыру һәм полиция участковыйлары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелекнең уңай фикерен формалаштыру. Безнең районнан әлеге бәйгедә полиция уполномоченные Айдар Мөхәммәтшин катнашып, җиңү яулады.

Ул  2015 елдан Арча районында участок уполномоченные вазифасын башкара. Шул чорда 70кә якын җинаять эше ачылган, 2021 елда 240 административ хокук бозу очраклары теркәлгән. Якыннан танышу нияте белән без Айдар Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

– Айдар Наилевич, кайсы яктан сез? Әти-әниләрегез кемнәр?

– Мин Арчадан. Арча шәһәрендә тудым, шунда үстем, Ежков исемендәге 1нче номерлы мәктәпне тәмамладым. Бүгенге көндә дә, Аллага шөкер, үзебезнең районда хезмәт итәм! Әти-әнием дә Арчада яши. Әнием – тумышы белән Мамадыш ягыннан, 40 елга якын үзәк хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли, әти – озак еллар тикшерүче булып эшләде, бүген лаеклы ялда.

– Ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?

– Мин офицерлар гаиләсендә тәрбияләндем. Әйткәнемчә, әти милициядә эшләде, бабай – Камал Фәйзрахман улы – сугыш ветераны, өлкән лейтенант иде. Бертуган абыем таможняда җитәкче булып эшләде. Бу безнең нәселдән килгән хезмәт дип уйлыйм мин.

Мәктәп, аннан Арча социаль-юридик көллиятен  тәмамлагач, Юстиция министрлыгына караган Мәскәү юридик институтының Казан филиалында укыдым. Үземне төрле һөнәрләрдә сынап карадым, әмма мин үз юлым полициядә, хокук саклау өлкәсендә икәнен аңладым. Менә инде 7 елга якын участок инспекторы булып эшлим.

– Сез гаиләлеме? Өйдәгеләр сезнең һөнәрне ничек бәяли?

– Әйе, Аллага шөкер, бик матур гаиләм бар. Тормыш иптәшем Алинә белән өйләнешүебезгә тиздән 10 ел була, ул Кама Тамагыннан. Бик сөйкемле кызыбыз үсеп килә. Тиздән гаиләбез тулыланырга тора.

Хокук саклау өлкәсендә эшләү җиңелләрдән түгел. Хезмәттәшләрем минем белән килешер. Иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр дигән эш вакыты юк. Без һәрчак хокук сагында!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпчелек гаиләгә вакыт та, игътибар да калмый. Шуңа күрә, синең яныңда эшеңне аңлаучы терәк, якын кешең булу бик мөһим. Көчле тыл булганда гына тыныч күңел белән эшләп, ниндидер уңышларга ирешеп була. Алинә миңа көч биреп торучы терәгем. Ул үзе дә балигъ булмаганнар комиссиясен җитәкләгән кеше буларак, минем хезмәтемне аңлый, киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

– Бүгенге көндә халык белән эшләүнең авырлыгы тоелмыймы?

– Кайсы гына эшкә алынсаң да, аның үз плюсы, үз минуслары бар. Халык белән эшләү авыр дип әйтә алмыйм, төрле чаклар була. Миңа Арчада туып-үсүем зур булышлык итә. Һәрбер тыкрык, һәр почмак  таныш, халыкның күпчелеген беләм. Аннан, без бит инде тормышның, ничек дип әйтим, матур булмаган ягында эшлибез: анда эчкечелек тә, кеше рәнҗетүчеләр дә, үтерүчеләр дә бар. Безгә аларның һәммәсе белән дә уртак тел табу кирәк. Бигрәк тә тыныч тормыш белән яшәүче халык участок инспекторына тулысынча ышанырга тиеш. Мин һәркем белән тыгыз бәйләнештә эшләргә тырышам. Кирәк вакытта киңәшләр бирәм. Психолог та, педагог та, тәрбияче дә булырга туры килә кайчак.

– Бу, конкурста ничек катнашырга булдыгыз?

– Алдагы елларда минем хез-мәттәшләрем катнашты. Быел мин дә катнаша алу дәрәҗәсенә ирештем. Республикада җиңү яулармын дип бер дә уйламаган идем. Миңа көч биреп, минем өчен тавыш бирүчеләргә тирән ихтирам һәм рәхмәтемне белдерәм! Бу конкурс турында халыкка җиткергән оешма җитәкчеләренә, “Арча хәбәрләре” редакциясенә, блогерларга бик зур рәхмәт!

Әлеге конкурс участок инспек-торларының хезмәтенә халык тарафыннан бәя бирү өчен оештырылган. Минем өчен әлеге конкурста катнашу, хезмәтемә нәтиҗә ясау. Дөрес юлдамы мин? Халык эшемнән канәгатьме? Шул сорауларга җавап бирү. Бу көннәрдә шундый күп котлау-лар кабул итәм. Юлда очраган кешеләр, мин сиңа тавыш бирдем, диләр. Минем өчен иң мөһиме –  халыкта булган ышаныч.

– Әңгәмә ахырында нинди теләкләр әйтер идегез?

– Алда “Халык участковые” конкурсында республика данын яклау максаты тора. Үзебезнең данлы, Тукайлы Арчаны  Россия күләмендә күрсәтә алсам, мин бик шат булыр идем. Райондашларыбызның тавыш бирүе финалда да мөһим. Мин халык ярдәменә ышанып калам. Финал 1–10 ноябрьдә узачак. Барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим.

Әңгәмәнең тулы вариантын arskmedia.ru сайтыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X