erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Үлемсез полк" акциясе быел гадәти форматта узачак

Хөрмәтле райондашлар!

9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Һәр елны әлеге истәлекле көндә бөтен ил буенча “Үлемсез полк” парады үтәчәк, аның рәтендә миллионлаган кеше Бөек Ватан сугышында  катнашкан кешеләрнең фотопортретларын алып барачак. Соңгы елларда бу акция онлайн үткәрелде, шунысы куанычлы, пандемия башланганнан бирле әлеге парад быел беренче тапкыр гадәти форматта үткәреләчәк.

Безнең туган шәһәребездә дә әлеге акцияне үткәрү  матур традициягә әйләнде. “Үлемсез полк”та Арча районында яшәүче һәр кеше катнаша ала. Моның өчен аларга А3 форматыннан да кечерәк булмаган зурлыкта якыннарының фоторәсемнәрен әзерләргә, колоннада күренсен өчен аны янтыкка (штандартка) беркетергә кирәк.

Фронтовик-җиңүчеләр турында истәлекләре кадерле булган һәр кешене “Үлемсез полк” гомумроссия акциясендә катнашырга, сугышта катнашкан һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт иткән якыннарыгызның фотопортретлары белән 9 майда Арча үзәк мәйданы аша үтәргә чакырабыз.

“Үлемсез полк”та катнашучылар 9 сәгать 30 минутта Интернационал урамы, 6 йорт (әдәбият һәм сәнгать музее) янында җыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-33 (Арча район Советының оештыру-гомуми бүлеге), 3-28-45 (Арча районы ветераннар советы).

Арча шәһәрендә “Үлемсез полк” акциясен оештыручылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре җиңү көне үлемсез полк

2
X