erid:2VtzquqpS7d
Лев Лещенко коронавируска кабат анализ тапшырган
Арча яңалыклары

Лев Лещенко коронавируска кабат анализ тапшырган

Лев Лещенко коронавируска янәдән анализ тапшырган. Бу хакта Инстаграмда "Лев Лещенконың мәдәни фонды" коммерцияле булмаган оешма директоры Андрей Гайдель хәбәр итә.

"Күпчелек Лев Лещенконы карантин режимын бозуда тәнкыйтьләп чыкты, шул рәвешле, вакыйгага ачыклык кертергә телибез. 11 мартта хатыны Ирина озатуында, Лев Валерьянович АКШтан гастрольдән кайтты. Биредә ул коллектив белән иде.  Ә Мәскәүдә, белгәнегезчә, гадәттән тыш хәл режимы 16 мартта гына кертелде. 

Бүген, ягьни, 31 мартка булган мәгьлүматларга караганда, Ирина Лещенконың тесты - тискәре, Лев Лещенкодан кабат тест алдылар. Әлегә куркыныч диагноз булуы шикле, шуңа ул кабатланды. Хезмәткәрләр һәм якын тирәдәгеләр - барысы да сәламәт", - диелгән иде хәбәрдә. 
 

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/lev-leshchenko-koronaviruska-kabat-analiz-tapshyrgan


Нет комментариев