erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лев Лещенко терелгән

Лев Лещенконың исеме соңгы арада күпләрнең теленнән төшмәде.

78 яшьлек җырчыны март ахырында ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар иде. Анализлары коронавируска уңай нәтиҗә бирде, берничә көн артист реанимациядә үткәрде. Әмма табибларның тырышлыгы белән аның хәле яхшырды. Бүген ул өенә кайтты. Хастаханәдән китәр алдыннан Лещенко журналистлар белән аралашты: “Барысы да яхшы. Өйдә дәваланып бетәргә җыенам. Ярдәмнәре өчен табибларга зур рәхмәт. Паника куптарырга кирәкми, барысы да яхшы булыр”,- диде.

Исегезгә төшерәбез, җырчы АКШка гастрольләр вакытында «таҗлы» вирус эләктергән. Русиягә кайткач, үзен начар хис итсә дә, ул Игорь Крутойның апасының туган көн мәҗлесендә катнашкан.

Чит илдән кайткач карантин сакламавы өчен Лев Валерьяновичны хейтерлар тәнкыйть утында тотты. Нәтиҗәдә мэтрга тирә-яктагыларны куркыныч астына куйганы өчен гафу үтенергә дә туры килде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак һәм фото: starhit.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Lev-Leshchenko-terelde-205513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X