erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлфия Афзалова исемендәге икенче Халыкара бәйгенең зонада сайлап алу туры үтте

Арча мәдәният йорты каршында “Кукмара” дип язылган зур автобус күреп, итек саталар, ахры, дип керсәм...

Арча мәдәният йорты каршында “Кукмара” дип язылган зур автобус күреп, итек саталар, ахры, дип керсәм, Әлфия Афзалова исемендәге икенче Халыкара бәйгенең зонада сайлап алу туры бара икән. Теләче, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча районы үзешчәннәре сәнгать өлкәсендә көч сынаша.

Фойеда “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов каршы алды. Бик зур һәм бай эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Бер өлеше легендар җырчыбыз Әлфия Афзаловага, икенчесе Арча төбәгеннән чыккан сәнгать әһелләренә багышланган.

– Зөлфия Афзалова күргәзмәне бик ошатты. Әлфия Афзалованы шулай зурлаулары өчен рәхмәтен белдерде, – диде Шәфигулла Гарипов.

Залга бәйге карарга кереп киттем. Җыр буенча гына, дисәм, юк булып чыкты. Берничә номинация буенча – бию, сәнгатьле сөйләү, халык җырлары, яшь буенча өч төркемгә бүленеп эстрада җырларын башкару осталарны барлыйлар. Бию коллективларын карарга өлгермәдем. Арча педагогика көллиятеннән “Талисман” һәм Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Аллегро” бию төркемнәре чыгыш ясаган. Алар икенче турга да үткән.

Шигырь сөйләүчеләр арасында безнең районнан бер кеше дә юк иде. Гәрчә сәнгатьле укучыларыбыз бик күп булса да. Ә менә җырчыларыбыз русча итеп әйткәндә, “класс” күрсәтте. Аеруча Арча педагогика көллияте студентлары. Бу уку йортын тәмамлап зур эстрада сәхнәләренә күтәрелгән, уңышлар яулаган, яраткан тамашачыларын тапкан җырчыларыбыз аз түгел. Педагогика көллияте бик күп талантлар тәрбияләүче уку йорты. Бу бәйгедә дә анда белем алучы Гүзәл Закирова, Нияз Хәбибуллин, Гөлфинә Кәлимуллина, Лилия Мәгъсумова, Мөнир Мәрдәнов, Әнис Шакиров икенче турга үттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пошалым чаналары”нда җиңеп, үзен оста җырчы буларак танытырга өлгергән Айрат Кәримуллин да жюри әгъзаларын таң калдырды. Дамир Гасыймов, аналы-кызлы Илмира һәм Сөмбел Заһидуллиналар да бәйгедә чыгышларын дәвам итәчәк. Арча сәнгать мәктәбеннән Альбина Фатыйхова белән Алена Ганиева дуэтын да жюри әгъзалары бик ошаткан. Әнә безнең күпме кешебез икенче турда да чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез аларга. 

– Арча элек-электән талантларга бай. Аннан Арча һәм арчалар зәвыклылыклары белән аерылып тора, – диде жюри әгъзаларының берсе Кәрим Гыйбадуллин.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X