erid:2VtzquqpS7d
"Җәлил укулары" IV халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узачак
Арча яңалыклары

"Җәлил укулары" IV халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узачак

Катнашыгыз

"Җәлил укулары" IV халыкара әдәби бәйгесенең район этабында катнашырга рәхим итегез.
Бәйгедә катнашучыларның яшь төркемнәре:
3-6;
7-10;
11-15;
16-18;
19-30;
31 яшь һәм югарырак.
16 яшьтән югарырак катнашучылар үзләре сайлаган номинациядәге конкурс эшләрен видео форматта Арча үзәк китапханәсенә (@arsk.cb) 7нче ноябрь 24.00 сәгатькә кадәр тәкъдим итә ала (16 яшька кадәр катнашучылар мәктәп, уку йортларында катнашалар).
Видеоларны үзәк китапханәгә флешка, дискка яздырып шәхсән яки болытлы сервиска урнаштырып сылтамасын tsb.biblioteka@mail.ru электрон почтасына тапшырырга мөмкин. Флешка яки дисклар 3 ноябрьне кертеп эш сәгатьләрендә кабул ителсә, сылтама рәвешендә электрон почтага юлланган эшләр югарыда әйтелгәнчә 7 ноябрьгә кадәр тәкъдим ителә ала.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев