М12 трассасы төзегән вакытта Татарстанда “Актер” ял базасы зыян күрмәяәчәк
ТР театр эшлеклеләре берләшмәсе Мәскәү–Казан трассасы алган кадәр җир биреләчәк.
Лаеш районындагы “Актер” ял базасы Мәскәү–Казан М12 трассасы узу аркасында зыян күрмәячәк. Театр эшлеклеләре берләшмәсенә җир участогына тиңдәш булган компенсаөия биреләчәк. Бу турыда автомагистраль төзү буенча эшче төркем утырышында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов әйтте.
“Трасса тулысынча арендадагы территория аша уза. Арендалаучы – Театр эшлеклеләре берләшмәсе. Булган җир участокларының инвентаризациясе үткәрелде. Театр эшлеклеләре берләшмәсе 2,03 га җир арендалый, шуңа күрә алар өчен участокларны компенсацияләү механизмы каралачак. М12 базаның никадәр мәйданын алса, шуның кадәр җир компенсацияләнәчәк”, – диде Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле.
Зарипов сүзләренчә, арендага алучы белән очрашулар уздырылган, аңлашылмаучанлыклар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев