Марат Әхмәтов Бөтенроссия мөселман балалар сабантуенда катнашты
Бәйрәм 2008 елдан бирле үткәрелә, узган елдан Бөтенроссия статусына ия.
Балтач районының Борбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды, анда Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Бәйрәм кунакларын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Районда инде унтугызынчы мәртәбә уздырыла торган бәйрәм Борбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән ачылды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов Борбаш авылы халкын һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләде."Бу Сабантуй үзенчәлекле, без монда шәфкать һәм рухи чистарыну эзләп киләбез, бу безгә ел дәвамында шулай булып калырга ярдәм итә. - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Бәйрәм программасы традицион милли ярышларны рухи-агарту чаралары белән берләштерә.
Бәйрәм 2008 елдан бирле үткәрелә, узган елдан Бөтенроссия статусына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев