erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мария әбинең шатлыгы

Иртән оныкны балалар бакчасына илткәндә Мария әби шалтыратты: “Улым, миндә барын да эшләделәр, шатлыгым чиксез, ул кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә”.

Мария Лукановнаның бу хәбәренә шулкадәр шатландым, хәтта киемнәрне алыштырмыйча эшкә китеп барганмын. Кире кайтып килергә туры килде.

Газета укучыларыбыз Мария әби белән бераз таныш инде. Аның турында газетабызның 18 октябрь санында: “Арча шәһәрендә яшәүче, әле яңа гына 90 яшен тутырган Мария Лукановна Орлованың башыннан кичергән хәлләр турында калын китап язарлык”, – дип язган идем. Газетаны укырга өлгермәгәннәр өчен: “Мария әби Алтай краенда туган, авыр сугыш елларында поездлар йөри алсын өчен тимер юлларда өшеп, туңып кар көрәгән. Сугыштан соң Арча егетенә кияүгә чыккан, беренче баласын алып Арчага кайткан, төрле урыннарда намус белән хезмәт иткән, шуның 42 елы райпо системасында. Көндез идән юган, төнлә тегү теккән. Алты бала үстергәннәр, 12 көнлек оныгын үстереп аякка бастырган...”

...Мария әби беренче очрашкандагы кебек ишекләрен төбенә кадәр ачып куеп, баскыч төбенә чыгып каршы алды. “Улым, сине миңа тәгаен Аллаһы Тәгалә җибәргәндер, – дип кочаклап алды ул. – Күңелем һаман ышанып бетә алмый, өйгә кергәндә һаман кулларым белән торба эзлим”.

Мария әби нинди торба эзли соң? Эзләрлек тә шул: 27 ел буе өйгә кергәндә-чыкканда  атланып йөргән җылылык торбасы ул.

Тормыш юллары катлаулы, Мария әбигә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Төп ишек ире ягында калгач, тәрәзәне алып, ишек ясап бирәләр. Ишеге ясала, ә тәрәзә астындагы торба шул килеш кала. Мария әби торба өстеннән, бала-чага торба астыннан йөри. 27 ел буе менә шулай.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Габделфәртовичка, аның урынбасары Гөлнара Фидаилевнага рәхмәт. Икенче көнне үк диярлек “Тепло-Сервис” һәм “Газ-Гарант” оешмалары егетләре килеп Мария әбине торбага атланып йөрү мәшәкатеннән коткарганнар. Системада су әйләнеше яхшы булсын дип насос куйганнар, тишелгән су багы урынына яңасын куйганнар. “Минем хәлемне аңлаган, ярдәм кулын сузган һәркайсына зур рәхмәт!” – ди ул. Башка юбилейларына да исән-сау барып җитәргә язсын.

Ильяс Фәттахов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X